Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йортының профсоюз активы өлкән буын туганнары белән сирәк аралаша торган мәктәп укучылары һәм әби-бабайларның очрашуын оештырды.
Интернат-йортның әби-бабайлары тик утырырга теләмәделәр. "Курчак терапиясе" күнекмәләрен кулланып, психолог В.С.Юдина җитәкчелегендә курчаклар әзерләп, 1 нче урта мәктәпнең 4А сыйныфына (сыйныф җитәкчесе - Субботина Н.Н.) дәрескә килделәр.
Өлкән буын кунаклар балаларга "Шат күңелле ике каз" әкият-җырын башкардылар, бергәләп әкият викторинасы сорауларына җавап бирделәр, аппликация әзерләү өстендә эшләделәр. Аралашу өлкәннәргә дә, балаларга да кызыклы булды. Укучылар әби-бабайларга уеннар өйрәттеләр, сораулар бирделәр, өлкәннәр киңәшләр бирделәр.
Бу очрашу ике буын өчен дә бик файдалы һәм кирәкле булды. Балаларның күзләреннән нур бөркелде, аерылышасылары килмәде. Мондый игелек дәресләре безгә ничек кирәк!