Язның беренче көннәрендә кәеф аеруча үзенчәлекле була. Бу якты кояш балкыганга, тирә-юньдә кошлар сайраганга гына түгел.
Нәкъ шушы чорда бер бәйрәмне икенчесе алыштыра, бер-беребезне сөендерәсе, иң яхшы бүләкләр тапшырасы килә. Узып киткән Ватаннны саклаучылар көненә һәм якынлашып килүче 8 Март бәйрәменә багышланган концерт зур бүләк булды.
Бүген Минзәлә коррекция интернат-мәктәбе сәхнәсеннән тамашачыны ике иҗат коллективы сөендерде, Интернат-мәктәп укучылары хезмәткәрләрне җыр-бию, уен-көлке. шигырьләр белән сөендерде.
"Татэнерго" АҖ генераль директоры Р.М.Хаҗиев исеменнән һәм үзе исеменнән барлык тамашачыларны Попечительләр советы рәисе Гүзәлия Әхмәдиева котлады һәм Зәй ГРЭСының иҗади төркемен - "Вечная молодость" вокаль-инструменталь ансамблен тәкъдим иттеләр.
Солист-вокалистлар башкаруында совет эстрадасының таныш җырлары да. яңа композицияләр дә яңгырады.
Учреждение директоры Нурһади Гыйльфанов ахырда чыгыш ясап, һәркемне бәйрәм белән котлады, язгы күтәренке кәеф, ныклы сәламәтлек теләде. Шулай ук Зәй ГРЭСы директоры С.А.Токмачевка, коллективка рәхмәт белдерде, бүләкләр өләште.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/sozdali-atmosferu-vesny-novoy-zhizni