Әлфия Когогина: Паллиатив ярдәм дәүләт гарантияләре программасына кертеләчәк

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

21 февральдә Дәүләт Думасы өченче, соңгы укылышта паллиатив медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча "Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында" Федераль законга үзгәрешләр кертте.

Дәүләт думасында закон проектын карау барышында күп эшләр башкарылды, шул исәптән 74 төбәк вәкиле, паллиатив ярдәм буенча белгечләр, хоспис хезмәткәрләре, волонтерлар катнашкан парламент тыңлаулары узды, бәхәсле моментлар тикшерелде һәм андый ярдәмнең ничек. кем тарафыннан, кайда һәм кем хисабына башкарылуы турында дискуссиядә катнашучыларның гомуми күзаллавына ирешелде.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек буенча Комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина болай диде: "Шунысына игътибарны юнәлтергә телим, әлеге закон проекты белән каты авыручыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына паллиатив ярдәм күрсәтү дәүләт белән гарантияләнгән. Ярдәм гражданнарның мөлкәтенә, вазифаи хәленә, яшәү урынына бәйле булмаячак. Мондый ярдәм дәүләт гарантияләре программасына кертеләчәк, димәк, стационар, амбулатор шартларда һәм өй шартларында дәүләт хисабына башкарылачак".

Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасының хисаплау методикасына нигезләнгән мәгълүматлар буенча, Россиядә ел саен 1,3 млн кеше паллиатив ярдәмгә мохтаҗ, әгәр аларның туган-тумачасын да исәпләсәң, бу сан 18 млн кешегә җитә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International