Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе бакча кишәрлекләрендәге күчемсез милек объектларын рәсмиләштерү тәртибен, "Үз ихтыяҗлары өчен гражданнарның бакчачылык белән шөгыльләнүе турында"гы Федераль законның төп нигезләмәләрен аңлату (шул исәптән, татар телендә) эшләрен дәвам итәләр.
Бу якшәмбедә, 24 февраль көнне 9.25 һәм 14.25 сәгатьләрдә Болгар радиосында «Авыл сулышы» программасында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең электрон рәвештә күчемсез милеекә дәүләт теркәве бүлеге начальнигы Илсөя Казакова белән әңгәмә чыгачак. "Болгар" радиосы 91.5 FM дулкынында сөйли.
Әлеге канунны тормышка ашыру буенча мәсьәләләрне аңлатуга Татарстан радиосы эфиры да багышланачак. Татарстан Росреестры катнашында "Яңа көн" программасы 25 февральдә 6.45 сәгатьтә чыгачак. Татарстан радиосы 99.2 FM дулкынында сөйли.
Татарстан Росреестрының матбугат хезмәте +8 843 255 25 10.