ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Минзәлә районында идарәчелек карамагындагы учреждениеләрнең отчет җыелышы

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

14 февральдә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Минзәлә районында идарәчелек карамагындагы учреждениеләрнең отчет җыелышы узды. Минзәләдә бердәм нәтиҗәле хезмәт нәтиҗәләре һәрчак уңыш китерә.

Чара барышында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, социаль яклау бүлеген, халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге. картлар һәм инвалидлар өчен интернат-мәктәбе. "Умырзая" тернәкләндерү үзәге, "Тургай" социаль приюты җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды.

Утырыш ахырында социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова халыкка дәүләт хезмәтләрен сыйфатлы итеп тапшыру - төп бурычыбыз, дип ассызыклады һәм бердәм хезмәт өчен һәр ведомство җитәкчесенә, коллективларга рәхмәт белдерде.

 

 

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International