Форум барышында авылда үз эшләрен ачкан эшмәкәрләр үз эш тәҗрибәләре турында ачыктан-ачык сөйләделәр.
кукмара районыннан Ветеринария Академиясен тәмамлаган Роберт Димитриев укуын тәмамлаганнан соң туган авылына кайтып әтисенә булышуы, тәҗрибә алып, "Гаилә фермалары" программасы буенча дәүләт ярдәменнән файдаланып, сөт фермасын ачуы турында сөйләде. дәүләт субсидияле 40/60 программасы буенча җиһаз һәм токымлы терлек сатып алган. Бүген аның хуҗалыгында 300 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, көн саен 1,5 тонна сөт җитештерелә, хуҗалыкта 7 кеше эшли, сезонлы эшләрдә - 17. "Авылда бизнес белән шөгыльләнүчеләр җитди социаль авырлык һәм җаваплылык тоеп эшлиләр", - дип искәртте ул һәм теләгән студентларны практика узарга үзенә дәште. "Дәүләт ярдәменнән, кредитлардан башка һәм беренчел капитал сыйфатында хезмәт хакы белән генә бизнес ачып буламы?" - дип кызыксындылар студентлар. Саба районыннан Алмаз Галимуллин бу турыда бик теләп сөйләде, тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул Аграр университет тәмамлаган, югары уку йорты программасы нигезендә стаж узарга Америкага барган һәм тормыш иптәше белән үз эшен ачарга булганнар. бернечел капитал - гараж һәм 9 мең сум акча. Җимеш агачлары үстергәннәр, ландшафт дизайны белән шөгыльләнгәннәр, интернет-кибет ачканнар. барысында үз автомобильләрендә алып кайтканнар. Тора-бара үсеш алганнар, Европа, Америка буйлап йөргәннәр, чит ил тәҗрибәсен өйрәнгәннәр. Бүген аларның үз бакча үзәге бар. "Безнең төп бурыч - халыкта табигаткә мәхәббәт уяту", - ди Алмаз Галимуллин. Ул да студентларны практикага чакырды. иң активларны Америкага стаж алырга җибәрәчәген белдерде, Массачусетск технология институты белән килешү төзелүе хакында әйтте. . Ә Гөлнара Шәмсиева бер ел элек Идел буе агросәнәгать форумында катнашкан иде һәм шуннан соң, Эшмәкәрлек фабрикасында катнашып, КФХ ачкан, грантка заявка биргән һәм химик кушылмаларсыз ат итеннән ит продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә башлаган. "Бу идеягә тормыш үзе этәрде. Балага аллергия аркасында ат итеннән башка ит ашарга ярамый иде. Үзебез өчен үрчетә башладык, тора-бара бу юнәлештә эшли башладык", - дип шәхси тәҗрибәсе белән уртаклашты ул. Чара ахырында форумда катнашучыларга Тр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов мөрәҗәгать итте. Чараның ни дәрәҗәдә кызык булуын сүз белән аңлатып булмый. студентлар чынлап та үз идеяләрен авылда тормышка ашырырга уйлый башладылар.ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы