2019 елның 18 феврале, - Өлешле төзелеш турындагы законнарда, шулай ук төзелеш башлаучыларның эшчәнлеге нигезләмәләрен регламентлаучы федераль законнарда сизелерлек үзгәрешләр барлыкка килде.
Алар турында Росреестр идарәсенең Татарстан республикасы буенча юридик затларның күчемсез милкенә һәм өлешле катнашу килешүләрен дәүләт теркәве уздыру бүлеге начальнигы Лилия Борһанова аңлата.
Төзелеш башлаучылар өчен иң иң мөһим үзгәрешләрнең берсе - 2019 елның 1 июленнән фатирларны экскроу счетын кулланып сатуны бүген төзелә торган объектларда да башкарырга кирәк булачак. Әмма бу кагыйдә югары дәрәҗәдәге әзерлекле йортларга һәм өлешле төзелештә катнашуга төзелгән килешү санына карамый. Андый йортларның әзерлек дәрәҗәсен РФ Хөкүмәте билгели.
Шулай ук акчаларны төзелеш объектларына җәлеп итү турындагы таләпләр дә үзгәрде. Әгәр төзелеш башлаучы төзелеш өчен кредит рәсмиләштергән икән, өлешле төзелештә катнашучылар максатчан кредит биргән вәкиллекле банкта ачылырга тиешле өлешчә төзелеш килешүе бәясен төзү хисабыннан акча күчерәчәкләр. Болардан тыш, закон чыгаручы төзелеш башлаучының объектны кадастр учетына куелу алдыннан яңа өлешле төзелеш килешүләре төзергә хокукы бар.
Берничә төзәтмәләр инвестиция эшчәнлеге турындагы Закон белән бәйле. Аңа яңа маддә өстәлде.
Үзгәрешләр банкротлык турындагы Законнарга да кагылды. Хәзер торак биналарга таләпләр реестры төзелештә катнашучыларның таләпләре реестрына алыштырылды.