Мехлы бүрек сайлыйбыз!

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

Хатын-кызның иң яхшы дуслары бриллинатлар гына түгел, ә матур мех эшләнмәләре дә

Салкыннар җитте, гүзәл затларыбыз үз матурлыкларын тагын да сизелерлек итү өчен табигый мехтан иң матур эшләнмәләрен кия башладылар.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең ТР буенча Яр Чаллы территориаль органының үсеш һәм координация бүлеге белгечләре мехлы бүрек сайлау буенча рекомендация бирәләр.

Бүрекнең мехын сайлыйбыз:

Иң беренче эш итеп мехның тибын сайларга кирәк. Бүрекне 10 һәм аннан да озаграк кияргә телисез икән, моның өчен иң яхшы вариант - кама тиресе, шулай ук кеш һәм каракүл дә 5 елдан артыграк хезмәт итә.

Мех бүрек сайлаганда аның торышына да игътибар итү кирәк. Ул тыгыз һәм ялтырап тора торган булырга тиеш.

Киңәшләрне үтәгәндә, мех эшләнмәләр сезне озак еллар сөендереп торачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International