Әлфия Когогина: Моношәһәрләр үсеше мәсьәләләре аерым приоритет булырга тиеш

2019 елның 10 феврале, якшәмбе

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек Комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Урынбасары Виталий Муткога хат җибәрде.

"Берничә еллар дәвамында моношәһәрләр үсеше, аларга ярдәм мәсьәләләре белән шөгыльләнәм, монопрофильле муниципаль берәмлекләр башлыклары сораулар биреп кенә калмый, урыннарда туган тәкъдимнәрне формалаштыра, " - дип сөйләде Әлфия Когогина.

Парламентарий фикеренчә, моношәһәрләр  Россия икътисады һәм сәнәгатендә технологик ыргылыш алуда мөһим роль уйныйлар. 

Россия Федерациясенең 61 субъектының 319 моношәһәрендә 14 млн кеше һәм Россиянең һәм унынчы кешесе яши. 2019 елда "Моношәһәрләрнең комплекслы үсеше" өстенлекле программасы кабул ителде. Шушы вакыт эчендә алдан үсеш алучы 65 территоория булдырылды, аларга 230 резидент җәлеп ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International