Район Советы сессиясендә минзәллеләрне бүләкләделәр

2019 елның 8 феврале, җомга

Бүләкләрне ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев тапшырды.

"ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре" Мактаулы исеме бирелде:

Ахметова Әлфия Фәтхулла кызына – Татар Мөшегесе авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе;

"ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" Мактаулы исеме:

Шияпов Илгиз Хәлим улына – "Чулман" ҖЧҖ механизаторы.

ТР Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә:

Салдаева Роза Ягъфәр кызына – Минзәлә шәһәр башлыгы урынбасары.

ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Кудрявцев Леонид Леонидович – "Минзәлә" ҖЧҖнең "Якты юл" бүлекчәсе механизаторы»;

Моратов Мөнир Әдиф улы – "Минзәлә" ҖЧҖнең баш агрономы»;

Авыл җирлекләрендә үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәгән һәм республика конкурсында 3 нче урын алган өчен бүләкләнде:

Билалова Сәрия Әсгать кызы – Коноваловка авыл җирлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International