Сессияне Минзәлә муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Айдар Салахов ачты.
Минзәлә муниципаль район Советы сессиясе эшендә ТР Премьер-министры Васил Шәйхразиев, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хәмәев, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов, ТР Президенты каршындагы территорияләр белән эш буенча идарәнең баш киңәшчесе Искәндәр Хәйруллин, җитәкчеләр, иҗтимагый беләшмәләр активы һәм вәкилләр, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.
Район башлыгы Айдар Салахов "2018 елда Минзәлә муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар турында" доклад белән чыгыш ясады.
Александр Леванов, Фәннүр Солтанов, Егор Юдин, Дамир Каюмов җитәкчләгән район предприятиеләренең җитештерүне үстерүе, Олег Иванов, николай Степанов, Олег Ильин, Дмитрий Соколовский җитәкләгән оешма-предприятиеләрнең уңышлы эшләве ассызыкланды.
Район буенча бер эшләүчегә уртача хезмәт хакы 12% һәм 25 100 сум тәшкил итә, үсеш алга таба уңай, әмма хезмәткә түләү дәрәҗәсе түбән, - диде район башлыгы.
-2018 ел нәтиҗәләре буенча төп капиталга инвестицияләр 1,9 млрд сум, үсеш 15%.
Район шәхси ярдәмче хуҗалыклар үстерү өчен шартлар тудыра, хуҗалык итүнең кече формаларында 7 мең баш мөгезле эре терлек. шул исәптән, 2 400 баш сыер исәпләнә. 41 гаилә фермасы эшли. шуларның 10 сы - югары технологияле.
Район башлыгының доклады буенча фикер алышуда чыгыш ясап, Васил Шәйхразиев Татарстандагы дәүләт программаларын тормышка ашыруда минзәләлеләрнең эш нәтиҗәләренә югары бәя бирде:
-Минзәлә районы территориясендә эшчәнлек алып баручы барлык предприятиеләр уңышлы эшли. Табыш бар дигән сүз, әгәр дә табыш бар икән, хезмәт хакы, салым һәм исәпләүләр дә лаеклы була. Ирешелгәннәрдә туктап калмагыз, дип белдерде ул.