Минзәлә районы өчен Васил Шәйхразиевтан йөкләмәләр

2019 елның 8 феврале, җомга

Бүген ТР Премьер-министры Васил Шәйхразиев Минзәлә муниципаль район Советы сессиясендә катнашты.

ТР Премьер-министры Васил Шәхразиев эшлекле сәяхәтен район башлыгы Айдар Салахов, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хәмәев, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирке Шәрипов, район Советы депутаты Эдуард Кузнецов озатуында "Техносервис" ҖЧҖ дән башлады. 

“Техносервис”ҖЧҖ - чагыштырмача яшь предприятие, ул үз эшчәнлеген узган елның көзендә башлады. Биредә Васил Шәйхразиев җитештерү шартлары белән танышты, инвестицияләр белән кызыксынды (аларның күләме 56 млн сум тәшкил итә, шул исәптән, җиһазларга – 38,5 млн сум. Бинаны капиталь ремонтлау 17,5 млн сум. Бүгенге көнгә биредә эшләүчеләр саны 16 га җиткән, ел ахырына 30 булачак. Уртача айлык хезмәт хакы - 31 мең сумнан артык. 2019 елда планлаштырылган эш күләме 50 млн сум булыр дип көтелә.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/zadachi-ot-vasilya-shaykhrazieva-dlya-menzelinskogo-rayona

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International