Мария Кальскова отставкага китте

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген сукырлар җәмгыятендә барган утырышта озак еллар районның начар күрүче инвалидлары мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләгән мөхтәрәм затлар - оешма җитәкчесе Мария Кальскова һәм аның сәркатибе Татьяна Федорова үзләренең бу вазифалардан китүләрен белдерделәр.

Аларның күпъеллык нәтиҗәле хезмәте Бөтенроссия төбәк оешмасының Татарстан төбәк оешмасының һәм район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Бүләкләрне төбәк оешмасы рәисе Владимир Федонин һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева тапшырды.

 Утырышта шулай ук социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова һәм район ветераннар советы рәисе Заһир зыятдинов катнашты.

Яңа җитәкче һәм сәркатип итеп Фидалия Шәймарданова һәм Гөлназ Суфиева сайланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International