Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эшлекле визит белән Зәй муниципаль районында булды.
Эшлекле визит кысаларында кунаклар район башлыгы Рәзиф Кәримов озатуында узган елның декабрендә ачылган Агросәнәгать паркында булдылар. Биредә сатып алучылар ит һәм сөт продукциясе, яшелчә. җиләк-җимеш, ярмалар, икмәк-булка эшләнмәләре сатып алалар. Товарлар җирле җитештерүчеләрдән дә, Түбән Кама, Мамадыш, Балык Бистәсе һәм башка районнардан да китерелә.
Шулай ук Агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча тест режимында мәйданчык та ачылган. Ит цехының егәрлеге тәүлеккә 2,5 тонна, яшелчә цехы - 2 тонна тәшкил итә, ә ярмалар һәм таралучан продуктларны үлчәп тутыру цехына көненә 5 тоннага исәпләнгән. Үлчәнгән азык-төлек товарлары Агросәнәгать паркында гына түгел, сәүдә челтәрләре аша да сатыла.
Татарстан Президенты әлеге проектның иң беренче чиратта авыл хуҗалыгында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә ориентлашканын ассызыклады.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук Зәй муниципаль район Советы утырышында да катнашты, аның барышында муниципаль берәмлекнең 2018 елдагы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре чыгарылды, агымдагы елга бурычлар куелды. Нәтиҗәләрне район башлыгы Рәзиф Кәримов бәян итте.
Утырыш ахырында Рөстәм Миңнеханов Зәй районын динамик яктан үсүче район дип атады, шәһәр предприятиеләренең һәм район авыл хуҗалыгы формированиеләренең алдынгы, җайланган эшен билгеләп үтте, шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлекне, авылда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча эшне яхшырту буенча тәкъдимнәрен бирде һәм зәйлеләргә ТАССРның 100 еллыгын яңа хезмәт уңышлары белән каршылауларын теләде.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы