3 нче урта мәктәптә узган җыен барышында үзара салым мәсьәләсе күтәрелде.
-Без үзара салым җыюда актив катнашабыз. Гражданнардан җыелган акчаларның дәүләт тарафыннан 4 тапкыр арттырылу бәрабәренә, зур гына сумма җыела. Безнең тәкъдим шундый: бездә җыелган үзара салым акчаларын шушы мәктәпкә кайтарырга ярамыймы?
Эш шунда ки, халыкның тормышы яхшыру сәбәпле, күпләр автомобильләрдә хәрәкәт итә.
Иртә белән мәктәп яныннан узып булмый, безгә автостоянка кирәк. Акчаларны мәктәп ишегалдын төзекләндерүгә юнәлтер, кирәк булса, акча өстәр идек.
Шунысы куанычлы, быел 3 нче урта мәктәп капиталь ремонт программасына кертелгән. Әмма мәктәп 2012 елда капиталь ремонт программасына кертелгәнлектән, быел эшләр бары тик 8 юнәлештә генә башкарылачак.
Шуның өчен шушы мәктәпне тәмамлаган битараф булмаган затлар белән хезмәттәшлек итү тәкъдим ителде. Җыенны алып барган район башлыгы Айдар Салахов шундый фикер җиткерде.
3 нче мәктәпне тәмамлаган, бүген уңышлы эшләүче эшмәкәр Егор Юдин, җыен башланганчы ук, мәктәп янында автостоянка төзү, яктырткычлар урнаштыру, ишегалдын төзекләндерү һәм башка эшләрне эченә алган проект эскизы белән район җитәкчелеген таныштырды.