Бу бәйгедә Әгерҗе, Менделеевск, Тукай, Минзәлә, Чирмешән районнарыннан берәр, Чаллы шәһәреннән ике укытучы осталык дәресләрен күрсәтә.
Әлеге бәйге сәләтле, тирән белемле, иҗади, заманча технологияләр белән эшләүчеләр мәктәпләргә бик кирәк. Традициягә әйләнгән “Ел укытучысы” бәйгесе нәкъ менә шундый мөгаллимнәрне ачыкларга ярдәм итә. Башта зона этабы конкурсын гимназиянең актлар залында тантаналы төстә ачып җибәрделәр. Бәйгегә килгән укытучыларны район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, сәламләде, уңышлар теләде.
Укытучыларның осталык дәресләрен мәртәбәле җюри әгъзалары: Лилия Әхмәтҗанова( Татарстан Республикасы Милли мәгариф идарәсе башлыгы), Гөлнара Һадиева( Татарстан республикасы Мәгарифне үстерү институтының өлкән укытучысы), Гөлнур Гыйлаҗетдинова( Минзәлә педагогия көллиятенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы), Фирдәүсә Әюпова( Чаллы шәһәре Мулланур Вахитов исемендәге 2 санлы гимназия директоры) бәя бирәчәк.
Бәйге тәмамланганнан соң могаллимнәр төрле темалар буенча мастер-класслар күрсәтәчәк.
Бу бәйге иҗади эшләүче педагогларны кызыксындыру, аларга ярдәм күрсәтү, укытучы һөнәренең абруен үстерү, педагог һөнәре турында уңай фикер формалаштыру максаты белән үткәрелә.