МЧС хәбәр итә: 7 февральгә һава торышы

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Казанда – болытлы һава, кар яву көтелә, көндез көчле кар. Аерым районнарда буран. Җил көнъяк-көнчыгыштан, көнъяктан секундына 7-12 метр тизлектә, урыны белән 16 метрга кадәр җитә.

Төнлә һәм иртән һава торышы -10..-12˚, көндез -5..-7˚.

Юлларда бозлавык, кар көртләре.

Республика буенча – аязучан болытлы һава, кар, иртән һәм көндез көчле кар яву көтелә. Буран. Җил көнъяк-көнчыгыштан, көнъяктан секундына 7-12,  урыны белән 18 метр тизлектә.

Төнлә һәм иртән һава температурасы -9..-14˚, -18˚; көндез -4..-9˚.

Юлларда бозлавык, кар көртләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International