Кунакчыл шәһәребез кунакларны - "Ел укытучысы-2019" Бөтенроссия педагогик осталык конкурсының зона этабында катнашучыларны каршы ала. Ул ике көн дәвам итәчәк.
Бүген конкурсларны Тукай, Менделеевск, Чирмешән районнары педагоглары ача. 1нче урта мәктәптә тугыз укытучы инглиз теле, рус теле, тарих, биология, физика дәресләре фрагментын күрсәтә инде. Алар шулай ук "Остаз дәресләре" дә күрсәтәчәк.
Кунакларны тантаналы шартларда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева котлады. Ул үз чыгышында "чын укытучы - түземле хезмәткәр һәм үз эшенең бөек энтузиасты", дип ассызыклады.
Жюри составына "ТР Мәгариф үсеше институты"ның методик эшне үстерү бүлеге начальнигы Ольга Мартьянова, Казанның 36 нчы санлы кичке гомумбелем мкәтәбе директоры Гөлзада Әхмерова, Казан педагогия көллияте укытучысы Ольга Егнова, "Иннополис лицее" Дәүләт автоном гомумбелем учреждениесенең инглиз теле укытучысы Гилала Шафиева. ТРның атказанган укытучысы, "ТРның Ел укытучысы-2014" республика конкурсы җиңүчесе Алла Головенкина керде.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-prokhodit-zonalnyy-etap-konkursa-uchitel-goda-2019