"Могҗиза"лар тудыруга һәркем үз өлешен кертергә тиеш.

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Җыенга килгән халык өчен гимназия укучылары инглиз телендә чыгыш әзерләгәннәр. Балаларны бакча яшеннән өч телгә өйрәтү - замана таләбе.

Җыенны алып барган район башлыгы Айдар Салахов район балалар бакчаларында инглиз телендә дәресләр алып баруның мөһимлеген искәртте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дмитрий Чухланцев һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Ягафаров 2018 елда дәүләт программалары буенча шәһәрдә һәм районда тбашкарылан эшләргә йомгак ясадылар һәм 2019-2021 елларга бурычлар билгеләделәр.

Полициянең участок уполномоченные Илшат Минһаҗев райондагы криминоген халәткә анализ бирде, социаль челтәрләрдә, интернет аша мошенниклык фактлары турында сөйләде.  Ул гражданнарны чит кешеләр белән финанс операцияләре башкарганда уяулыкларын җуймаска чакырды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International