"Уңышлы ата-ана мәктәбе" җаваплы ата-аналар формалаштыру программасы буенча "Минем гаилә" клубы кысаларында Минзәлә халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә ата-аналар белән "Таныш булыйк" кереш төркем занятиесе узды.
Әлеге чараның максаты - катнашучылар белән танышу, төркемдәге психологик киеренкелекне бетерү һәм әниләр арасында бер-берләрен аңлау һәм ярдәмләшүне ныгыту, уңай атмосфера формалаштыру.
Занятие ахырында ата-аналарга очрашудан алган канәгатьләнү дәрәҗәсен белү өчен анкета тәкъдим ителде һәм "Абруйны ничек сакларга?" китапчыгы таратылды.
Сораштырулардан күренгәнчә, барлык ата-аналар да алга таба очрашуларны дәвам итәргә теләделәр, балалар белән үзара мөнәсәбәтләрне бергә тикшерергә, гаилә конфликтларын җиңеп чыгу һ.б.лар турында сөйләшүне дәвам итәргә теләделәр.