Минзәлә прокуратурасы ай саен эшмәкәрләрне кабул итә

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

Кабул ителүгә алдан язылу район прокуратурасында 3-10-80 телефоны аша башкарыла.

Татарстан Республикасы прокурорының 2019 елның 31 гыйнварында кабул ителгән "Татарстан Республикасы прокуратура органнарында Бөтенроссия эшмәкәрләрне кабул итү көнен уздыруны оештыру турында"гы №6/20р йөкләмәсе нәтиҗәсендә һәр айның беренче сишәмбесендә прокуратура органнарында эшмәкәрләрне кабул итүне башкарыла.

Минзәлә районы прокуратурасы тарафыннан эшмәкәрләрне кабул итү көне эш вакытында 8-17 сәгатьләрдә, Минзәлә район прокуратурасы бинасында уздырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International