Татарстан Росреестры Татарстан Радиосы туры эфирында законнардагы иң мөһим үзгәрешләр турында

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

5 февральдә 7.10 сәгатьтә, "Татарстан Радиосы"нда Росреестр Идарәсенең Татарстан Республикасы буенча физик затларның хокукларына дәүләт теркәве бүлеге начальнигы Энҗе Мөхәммәтгалиева катнашында туры эфир узачак.

Программа темасы – күчемсез милек рәсмиләштерү өлкәсендә федераль законнардагы мөһим үзгәрешләр. Аерым алганда, сүз "Гражданнарның шәхси ихтыяҗы өчен бакчачылык һәм яшелчә бакчачылыгы алып бару турында"гы Федераль закон турында барачак. Аның төп положениеләрен һәм тормышка ашыру мәсьәләләрен дәүләт теркәүчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева аңалатачак.

Туры эфир телефоннары: 8 (843) 55-555-13, 55-555-14.

Казанда "Татарстан Радиосы" 99,2 FN дулкынында сөйли.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International