«Узган ел республикада авылдагы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына грант ярдәме сизелерлек артты - 878 млн сум тәшкил итте. Бу 2017 елга караганда 353 млн сумга, ягъни 67,2% ка артыграк", - диде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Ришат Хәбипов.
Узган ел 124 эш башлаган фермер 277 млн сумлык грант алды. Чагыштыру өчен: 2017 елда мондый дәүләт ярдәме 75 эш башлаган фермерга түләнгән, бирелгән акчалар суммасы 175 млн сум тәшкил итә.
Ришат Хәбипов сүзләренчә, узган ел гаилә терлек фермаларын үстерүгә грантларны 46 конкурсант отты, дәүләт ярдәме күләме 285 млн сум тәшкил итте. 2017 елда шул ук сандагы конкурс җиңүчеләре бу максатларга 200 млн сум грант алды.
Болардан тыш, Татарстанда авыл хуҗалыгы кулланучы кооперативларын күрсәтелә торган дәүләт ярдәме күләме артты. Әйтик, 2017 елда 9 шундый кооператив грант отты һәм шәхси матди-техник базасын үстерүгә 150 млн сум акча алды. Узган ел 24 кооператив (11 эш башлаучыны да кертеп), грант отты, аларга 317 млн сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелде, дип хәбәр итте министр урынбасары.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.