Яңа балалар бакчасының икенче катын төзи башладылар.

2019 елның 1 феврале, җомга

Минзәлә шәһәренең Элеватор бистәсендәге яңа балалар бакчасының подрядчысы - "Лига" ҖЧҖ (җитәкчесе - Николай Степанов).

Төзелеш эшләре график нигезендә башкарыла. Төзүчеләр беренче каттагы плитәләрне ябу эшен бу атнада тәмамлаячаклар.

Хәзер икенче катны күтәрү буенча эшләр дәвам итә. Бүгенге планерка барышында төзелеш материалларының үзвакытында китерелүе турында әйтелде.

Минзәлә район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, объекттагы эш барышы белән танышу барышында, Элеваторный һәм Садак бистәләрендә инфраструктура эшләре турындагы мәсьәләләрне дә күтәрде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International