Минзәлә герчеләре Биектауда чемпион булдылар

2019 елның 1 феврале, җомга

Биектау район үзәгенең "Биек тау" спорт комплексында ТР укучыларының Спартакиада зачетына 2001-2002 һәм 2003-2004 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында гер спорты буенча ТР шәхси-команда беренчелеге узды.

Ярышларда республикабызның 16 шәһәр-районнарыннан 160 тан артык спортчы катнашты.

Кече яшь төркемендә 58 кг га кадәр үлчәүдә - Сабиров Раушан (2 нче урта мәктәп), 63 кг.дан югары - Карлина Лия (кадетинтернат-мәктәбе) - беренче, 53 кг га кадәр икенче урынны Шумилов Илья (3 нче урта мәктәп) алды, өченче урында - Беляева Диана (кадет интернат-мәктәбе). Команда зачётында безнекеләр 2 нче урында.

 Өлкән яшь төркемендә 85 кг. га кадәр,  Нигъматянов Әнвәр (3 нче урта мәктәп) чемпион булды. 58 кг га кадәр үлчәүдә - Мәснәбиев Эмиль (2 нче урта мәктәп), 63 кг. га кадәр - Кәримов Артур (авыл хуҗалыгы техникумы), 68 кг. га кадәр - Фазылов Ленар (педагогия көллияте), 73 кг. га кадәр - Галиев Богдан (педагогия көллияте) призерлар булдылар.

  Команда зачётында өлкән егетләр дүртенче булдылар. гер спорты буенча эстафетада дус командабыз 2 нче булды.

  Яшь атлетларны "Олимп" балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучылары Галиев Р.Р.һәм Петров О.И. әзерләделәр.

http://menzela.ru/news/molodezhnyiy-meridian/menzelinskie-gireviki-stali-chempionami-v-vysokoy-gore

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International