Безнең интервью
Сизелмичә еллар узган, юбилей да килеп җиткән
Булачак спектакльне иң беренче булып күз алдына китерүче – театр рәссамы, тамашачы сәхнәдә беренче игътибар иткән күренеш тә – рәссам хезмәте. Рәссам – дирижер һәм режиссер кебек, бер үк хокуклы иҗатчы һәм спектакльне тудыручы.
Агымдагы елның февраль аенда Россия Федерациясе һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының баш рәссамы Валерий Борисович Яшкуловка 65 яшь тула. Танылган рәссам-сценограф дүрт дистә ел иҗат чорында нинди үрләр яулаган, бүгенге көндә нинди планнар белән янып яши? Тормышының истәлекле датасы уңаеннан, күренекле сәнгать эшлеклесе белән очрашып, шул турыда сөйләштек.
. -Валерий Борисович, беренче булып матур яңгырашлы фамилиягезнең мәгънәсен беләсе килә.
-Бу һөнәрне ничек сайлавыгыз хакында укучыларга бәян итсәгез иде.
-Элиба шәһәрендә балалар сәнгать мәктәбен тәмамлап, Греков исемендәге Ростов сәнгать мәктәбендә бераз укып алганнан соң, 1970 елда өлкән абыем – РСФСРның һәм Калмык АССРның атказанган артисты Сергей Борисович Яшкуловның киңәше белән Баатр Басангов исемендәге Калмык дәүләт драма театрына эшкә килдем. Бер үк вакытта эшче яшьләр мәктәбендә дә укыдым. Театрда рәссам-декоратор булып эшләгәннән соң, СССРның М.Горький исемендәге МХАТ каршындагы В.И.Немирович-Данченко исемендәге Мәктәп-студиягә (югары уку йорты), постановка факультетына укырга кердем. Сүз уңаенда, мин анда Г.Камал исемендәге татар драма академия театрының булачак баш рәссамы Сергей Геннадьевич Скоморохов белән бергә укыдым.
-Яшь рәссам-сценографның алдагы язмышы ничек булды?
-Югары уку йортын тәмамлагач, мин калмык театрына чираттагы рәссам-сценограф вазифасын башкарырга җибәрелдем (укырга да шуннан киткән идем). Баатр Басангов исемендәге Калмык дәүләт драма театры ул чорда ике– калмык һәм рус артистлар труппасыннан торганлыктан, миңа берьюлы ике труппага хезмәт күрсәтергә туры килде. Кайчагында елга 6-7 спектакль бизәргә туры килә иде.
1980 елда мине калмык театрының баш рәссамы итеп билгеләделәр, һәм мин бу вазифада 1993 елга кадәр эшләдем. Ике тапкыр Калмыкиянең театраль эшлеклеләре Союзы Идарәсе рәисе итеп, шулай ук 1988-1996 елларда РСФСР СДДның зур секретариатына сайландым.
Калмык театрының ике мөстәкыйль коллективка – калмык һәм рус театрларына бүленүе, шулай ук театр бинасының реконструкциягә ябылуы, театрның штат хезмәткәрләре кыскартылу сәбәпле, мин театрдан “ирекле икмәк” эзләп китәргә мәҗбүр булдым, ягъни бер тапкыр куела торган постановкалар эзләп, Россия Федерациясенең төрле төбәкләренә – Саха-Якутия, Бурятия, Алтай, Төньяк Кавказ республикаларына, Башкортостан Республикасына һәм башка төбәкләргә чыгып эшләдем. Башкортостанның күп кенә шәһәрләрендәге театрлар белән озак хезмәттәшлек иттем.
-Сез Калмык Республикасы Президенты Кирсан Илюмжиновның киңәшчесе булгансыз. Тормышыгызның бу чоры да укучыларга кызык булыр...
- Төп эшчәнлегемнән тыш миңа үз концепцияләремне тормышка ашырырга туры килде. Шуларның берсе - Калмык Республикасы Президенты Кирсан Илюмжиновның сәнгать һәм эстетика буенча киңәшчесе итеп билгеләнгәннән соң, “Элиста – көнчыгыш шәһәре, Европадагы буддизм башкаласы” дип аталган проект. Әлбәттә, егәрлек һәм финанс җитмәү сәбәпле, барлык идеяләрне дә тормышка ашыру мөмкин булмады, әмма башкарылган эшләр Элистада этнотуризмны җәелдереп җибәрү өчен җирлек тудырды. Россиянең күп төбәкләреннән һәм читтән туристлар агымы көчәйде. Калмык Республикасы башкаласына бер көнлек танышу сәяхәтләре оештырыла башлады. Сүз уңаенда шуны әйтәсе килә, 2018 елда Элиста башлыгы В.Х.Намруев мине “Элиста шәһәре алдындагы казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләде.
-40 ел иҗат итү дәверендә Сез спектакльләрне сәнгать ягыннан бизәгәнсез, 200 дән артык төрле жанрдагы постановкалар башкаргансыз. Башкортостан Республикасы язучысы, кинодраматург Зөһрә Буракаева М.Башкировның “Салкын кын” спектаклен караганнан соң: “Яшкулов В.Б. – милли театрларның “акула”сы. Танылган рәссам һәм Россиядә милли театр сәнгате раһибы” диде...
-Дөрес, миңа спектакльләрне генә түгел, күпсанлы хөкүмәт чараларын да бизәргә туры килде. Соңгылары – 2009 елда, ойрат-монголларның (калмык) Россия дәүләте составына ирекле рәвештә керүенә 400 ел тулу уңаеннан, “Уралан” стадионын һәм Элиста шәһәрендәге ипподромны бизәү булды. Аннан алдарак, 1994 елда, мин калмык яшь тамашачы театрын оештыручыларның берсе идем, ә 1999-2006 елларда театр директоры булдым. 2006 елда мин калмык дәүләт драма театрына баш рәссам итеп күчерелдем. 2010-2011 елларда – әлеге театрның директоры һәм баш рәссамы булдым. 2012 елда Башкортостан Республикасының Сибай яшь тамашачы театрының художество җитәкчесе Гөлнара Вәлитова үтенече буенча, “Сулпан” балалар театрының 25 еллыгы уңаеннан тантаналы чараларны бизәргә Сибай шәһәренә килдем. 2013 елда Салават башкорт театрына чакырылдым, ә аннары Әлмәт татар дәүләт театры директоры Фәридә Исмәгыйлова чакыруы буенча Әлмәт шәһәренә килдем.
-Валерий Борисович, ә Минзәлә театрына килүегез ничек булды?
-Минзәлә театрына кадәр мин А.Баталов исемендәге Бөгелмә рус драма театры белән хезмәттәшлек иттем. 2015 ел ахырында, режиссер Ренат Әюпов рекомендациясе буенча Ф.М.Достоевский әсәре буенча “Абзыйның төше” спектакле постановкасына мине директор Роберт Шәймарданов чакырды. Шул рәвешле, мин баш рәссам вазифасында калдым.
-Шушы вакыттан бирле репертуарда, театр тормышында нәрсәләр үзгәрде?
-Театр репертуары белән танышканнан соң, Россиянең перифериядә урнашкан театрларының закончалыгын аңлап алдым. Авыл тамашачысына хезмәт күрсәтү планы артыннан куып, фәлсәфи яңгырашлы берничә постановкадан кала, күңел ачу планындагы “үтеп йөри торган” спектакльләр куялар. Кечкенә финанслауга канәгать булып (кайчак финанслау булмый да), булдыра алганча яшиләр. Шуның өстенә алар үз хәлләрен дә аңлыйлар, сукранмыйлар, төрле грантлар ярдәмендә килеп туган хәлдән чыгу өчен төрле юллар эзлиләр (Татарстан театр әһелләре берлегенә аеруча рәхмәт). Дөрес, Татарстан Республикасы икътисадый яктан үсеш алган милли республикалар рәтендә алдынгы позицияләрдә тора. Шуннан чыгып, театрларның күплеге, татар халкы этномәдәниятының югары үсеше, тел аша аралашу мохитенең киң булуы да аңлашыла. Болар барысы да республикада театраль культураны үстерүгә һәм пропагандалауга билгеле бер этәргеч бирә.
Минзәлә театрында зур эш тәҗрибәсе туплаган, коллектив өчен җанын бирергә әзер торучы, милли мәдәниятны, телне һәм традицияләрне саклауның төп нигезе булган татар театрының әһәмиятен бик яхшы аңлаучы директор Роберт Шәймарданов, минем тәҗрибәмә ышанып, килеп туган заманча чынбарлыкта театр стратегиясен формалаштырырга тәкъдим итте.
Бу вакытка “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк театрларын озакка сузылган финанслау программасы белән “Россиянең кече шәһәрләре театрлары” дип аталучы инициативасы да өлгерде. Инде ике ел рәттән театр тәкъдим ителгән һәм тормышка ашыру өчен якланган проектларны финанслауга грантлар ала.
Әйтик, 2017 елда театр ут һәм тавыш сәхнә аппаратурасын яңарту буенча финансланды, ике спектакль куелды: режиссер, Саха-Якутия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, “Алтын битлек” Россия милли театраль премиясе иясе Сергей Потапов постановкасында Хөсәен Җәвиднең “Иблис” спектакле. Рәссамы үзем булдым. Пластика буенча режиссер шулай ук 2018 елның “Алтын битлек” премиясе иясе Нурбәк Батуллин. Әзербайҗан драматургиясе классигы пьесасын Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла тәрҗемә итте. “Иблис” спектакле “Ел вакыйгасы-2018” номинациясендә Татарстан Республикасының “Тантана” (“Триумф”) театраль премиясенә лаек булды. Шулай ук режиссер Зиннур Сөләйманов постановкасында, минем бизәлештәге (композиторы Ришат Сәгыйтов, хореограф Сулпан Аскарова) А.Островскийның “Яшенле яңгыр” спектакле Казан шәһәрендә “Һөнәр” яшь режиссура фестивалендә катнашты.
Бу ике спектакль Уфа, Оренбург, Яр Чаллы, Казан шәһәрләрендә гастрольләрдә булып, зур уңыш казандылар. Ә “Иблис” спектакле Новороссийск һәм Казахстан Республикасының Актау шәһәрендә театраль фестивальләрдә катнашып, мактауга һәм дипломнарга лаек булдылар. Шундый уңышлардан канатланып, актерларның иҗади көченә ышанып, 2018 елда Минзәлә театры “Бердәм Россия” партиясенең “Россиянең кече шәһәрләре театрлары” программасы буенча РФ Хөкүмәтеннән грантлар алуга дүрт проектны яклады һәм аларны уңышлы башкарып чыкты. Дөресен әйтергә кирәк, куючыларның сыналган командасын кабаттан чакыру җиңелләрдән булмады, шуңа да карамастан, театр бу бурычны үтәде. Нәтиҗәдә, бу сезонда дүрт яңа спектакль туды, минем карашка, аларның һәркайсын алдагылары кебек зур уңыш көтә. Нинди спектакльләр соң алар? Татар драматургиясе классигы Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” спектакле – куючы режиссер - Калмык Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Баатр Колаев, рәссамы – үзем, композиторы - Хакассия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Олег Чебодаев, пластика буенча режиссер – Нурбәк Батуллин. Зиннур Хөсниярның “Бахадур” спектакле, режиссеры – Виктор Колядич, рәссамнары – мин һәм Гөлнур Арсланова. Н.Гогольнең «Ревизор» спектакле, режиссер – Зиннур Сөләйманов, рәссамы, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, “Алтын битлек” премиясе иясе Альберт Нестеров, композитор, Башкортостан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ришат Сәгыйтов, пластика буенча режиссер – Башкортостан Республикасының атказанган артисткасы Сулпан Аскарова. М.Башкировның «Салкын кын» спектакле, куючы режиссер Сергей Потапов, рәссамы - үзем.
-Драматик юнәлештән башка, театр балалар өчен дә бик уңышлы эшли. Бу турыда да сөйләп китсәгез иде.
-Күргәнегезчә, Роберт Шәймарданов җитәкчелегендәге Минзәлә театры театрның репертуар сәясәтен генә түгел, заманча татар театрын пропагандалау буенча формаларны да үзгәртеп коруга да кыю алынды. Театр нәни тамашачыны – театр сөючеләрнең яшь буыны мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү буенча да театр гамәлләренең төрле формаларын эзләүне дәвам итә. Шушы максат белән театр үз структурасында курчак жанры, шулай ук 1+ категориясе өчен бәләкәч театры (бэби-театр) булдырды. Безнең театрда “Татар орнаменты – җанланган бизәкләр” спектаклен режиссер Алмаз Садриев куйды, рәссамнар – Гөлнур Арсланова һәм мин. Әлеге спектакль Казанда “Һөнәр” яшь режиссура фестивалендә катнашты, спекаткль һәм режиссер эше тәнкыйтьче Андрей Пронин тарафыннан югары бәяләнде.
2016 елдан бирле Яр Чаллы татар дәүләт театры белән хезмәттәшлек итәм. Булат Сәләховның “Яратылмый калган ярлар” спектакле (Илсур Казакбаев постановкасы) 2017 елда Казанда “Һөнәр” яшь режиссура фестивалендә катнашып, диплом белән бүләкләнде.
- Милли театрларда эшләү Сезгә нәрсә бирә?
- Милли театрларда эшләү миндә милли театрларның әһәмиятен аңлауны үстерде. Мин кайсы юнәлештә барырга кирәклеген аңлый, күрә, сизә башладым. Бер карашка театр сәнгате шаблон буенча барадыр кебек. Әмма һәр милли театрның этник, этнографик үзенчәлекләренә бәйле рәвештә үз нюанслары, иҗтыяҗлары, тамашачы карашы бар. Шуның өчен дә, милли театрларда эш дәверендә тупланган тәҗрибәм нәтиҗәсендә, милли театр сәнгатенең ниндидер симбиозы барлыкка килде (заманында мин аны Башкортостанда кулландым, хәзер – Татарстанда). Минем үзем булдырган оригиналь концепциям бар. Иң беренче чиратта, бу театр-юрта. Бу халыкның тирән этнографик традицияләренә нигезләнгән күчмә театр. Бу концепциягә керткән әйберләрне хәзер татар театрларында кулланам.
-Баш рәссамның эше ничек төзелә? Биредә беренче скрипканы режиссер уйныймы?
-Режиссер теге яки бу спектакль белән нәрсә әйтергә, нинди идея, фикер белдерергә теләвен, моңа ни рәвешле ирешәчәген бәян итә. Рәссам исә режиссерның уң кулы, чөнки ике яклы эш бара (әлбәттә, һәрчак шома бармый), һәркайсының үз карашы булган ике иҗат кешесе очраша. Әгәр дә режиссер үз эшенең остасы, үз идеясен җиткерә, исбатлый ала икән, рәссам аның чын дустына әверелә. Баш рәссам эшендә бердәнбер үзенчәлек - аның эш тәҗрибәсе, стажы, абруе, иң беренче чиратта, аның иҗади потенциалы.
-Эскизларны кулдан эшлисезме?
- Әйе, гәрчә компьютерда эшли белсәм дә, кулдан эшлим. Компьютер яхшы нәрсә, әмма ул киңлек чишелешен тулысынча тою мөмкинлеге бирми. Пумала, каләм белән эшләргә күнеккәнмен, ул кул белән тою мөмкинлеге бирә. Форсаттан файдаланып, минзәләлеләрне һәм шәһәр кунакларын үземнең туган көнемдә, 2 февральдә ачылачак күргәзмәгә чакырам.
-Сезнең үз почеркыгыз, үз стилегез, сәнгать ысулыгыз бар. Болар бетә, юкка чыга торган төшенчәләрме?
-Минемчә, юкка чыкмыйлар алар. Танылган кешеләр теле белән әйткәндә, кешенең иҗаты аның гомер озынлыгына бәйле. Ә иҗади кеше үз-үзеннән канәгать калса, аның иҗаты үлә.
-Танылган куючы рәссамның тормыш шигаре нинди?
-Шигарем күптәнге минем: «Ирешелгәннәр чик түгел, алга таба хәрәкәт итәргә кирәк. Хәрәкәт тормыш ул».
-Театрның алдагы планнарын да беләсе килә...
-Минзәлә театры сай темалы спектакльләр искелегеннән чыгу бурычын да үтәде һәм яңартылган формада театр басмаларына чыкты. Күптән түгел театр Төркиянең Трабзон шәһәрендә узачак халыкара фестивальгә Х.Җәвиднең “Иблис” спектакле белән (соңыннан Стамбул шәһәрендә чыгыш ясау күздә тотыла) чыгыш ясар өчен чакыру алды. Шулай ук авторның туган җирендә – Әзербайҗан Республикасында да гастрольләр көтә. Гомумән алганда, мин татар театрларына постановкалар белән ярдәм итүемнән канәгать (Татарстан Республикасында биш ел яшәү чорында аларның саны 48 гә җитте)
-Юбилей алдыннан шундый сорау да бирәсе килә: үзегезне 65 яшьлек ир-ат итеп хис итәсезме?
-Юк, сизмим. Мин иҗат белән, театр белән яшим, мине мәхәббәт яшәтә. Мин гашыйк булучан кеше.
- Валерий Борисович, әңгәмә өчен зур рәхмәт. Татарстан театрлары беләп озак һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итүегезгә ышанып калабыз.
Роберт Шәймәрданов, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Сабир Өметбаев исемендәге премия лауреаты, Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республика премиясе лауреаты:
- Сергей Потапов Татарстанның көнчыгыш капкаларын ачкан булса, Валерий Яшкулов театрга бөтенләй башка ракурстан карарга күзләребезне ачкан шәхес булып тора. Ул безгә танылган башкорт режиссеры Зиннур Сөләймановны ачты. Минзәлә театрына гына түгел, Татарстанның башка театрларына да яңа сулыш өрде. Бүгенге көндә театр тормышы гөрли, кайный, барлык юнәлешләрдә дә башкача атлый. Минзәлә театры хәзер башкача, без башка параметрлар белән яши башладык. Бу уңышларда Валерий Яшкуловның роле зур, аның төп кыйммәте дә шунда.
Бу – замана кушуы, алга таба элеккечә яшәп булмый иде. Театр фестивальләрдә катнашырга тиеш, шуның өчен дә безгә яхшы сценографияле спектакльләр кирәк.
Валерий Борисович – бик белемле шәхес, аның эчке дөньясы бик киң, бар яктан да булган, тел-теш тидерерлек түгел, үз эшенең остасы. Ул республика театрларының да баш рәссамы.