Минзәлә су алгычында монтаж эшләре бара.

2019 елның 1 феврале, җомга

Су алгыч - төзелеш һәм ремонт эшләре алып барылучы социаль әһәмияткә ия булган стратегик объектларның берсе

Ком һәм агым ысулы белән су салына торган савытлар чистартылды. Хәзер аларны буярга әзерлиләр. Моның өчен Бельгиядә эшләнгән буяулар кайтарылды. Икенче атнада буяу эшләренә керешәчәкләр.

Подрядчылар сүтү буенча эшләрне дәвам итәләр, бер үк вакытта монтаж эшләре дә алып барыла.
Әлеге объекттагы эш барышы белән танышканнан соң, район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев подрядчылар һәм заказ бирүче оешма каршында торган мәсәләләрдә тукталды. Ул эшләрне график нигезендә башкару зарурлыгы хакында белдерде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International