"Һөнәри керемгә салым" кертү буенча мәгълүмат

2019 елның 1 феврале, җомга

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан Россиядә һөнәри керемгә салым кертү буенча эксперимент старт алды.

27.11.2018 елда "Һөнәри керемгә салым" махсус салым режимын урнаштыру экспериментын уздыру турында №422-ФЗ Федераль законы кабул ителде:

- Мәскәү шәһәрендә

-Мәскәү өлкәсендә

-Калуга өлкәсендә

-Татарстан Республикасында.

Яңа салым рәсми төстә эшләмәүче, үзмәшгуль гражданнар өчен кертелә.

Әлеге эксперимент 31.12.2028 елга кадәр, ягъни 10 ел дәвам итте.

Әлеге салым режимыннан кемнәр файдаланырга хокуклы соң?

Һөнәри керемгә салымны физик затлар, шулай ук югарыда санап кителгән РФ субъектлары территориясендә эшчәнлек алып баручы шәхси эшмәкәрләр кулланырга хокуклы.

Түбәндәге шартларда:

- әгәр аларның ялланган эшчеләре булмаса;

- әгәр аларның эш бирүчеләре булмаса;

- еллык керемнәре 2 400 000 смнан артмаса.

ШЭ һөнәри керемгә салымга күчкәндә башка салым режимнарыннан баш тартырга тиеш.

Һөнәри керемгә салымны куллана алмыйлар :

- товарны яңадан сатучы затлар;

- акцизлы товарлар һәм мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарларны сатучы затлар;

- файдалы казылмаларны табу һәм (яисә) сату белән шөгыльләнүче затлар.

Салым салу объектлары

Товарлар сатудан, эш һәм хезмәт күрсәтүдән кергән керемнәр. Хезмәтләр төрле булырга мөмкин - репетиторлык, няня хезмәтләре, киемнәр тегү һәм ремонтлау буенча, тамада, фотограф хезмәтләре, транспортта шәхси күчереп йөртүләр. фатирны яки башка торакны тапшыру, торак биналар җыештыру буенча хезмәтләр.

түбәндәгеләр салым салу объектлары була алмыйлар:

- күчемсез милек һәм транспорт чаралары сатудан кергән керемнәр;

- шәхси һәм йорт кирәк-яраклары өчен файдаланыла торган мөлкәтне сатудан кергән керемнәр;

- натураль формада алынган керемнәр;

- кимендә ике ел элек физик затның эш бирүчесе булган иясә физик затның эш бирүчесе булган заказчиклардан алынган керемнәр;

- арбитраж идарәдән, бәяләү эшчәнлегеннән, адвокат эшчәнлегеннән, шәхси нотариус эшчәнлегеннән алынган керемнәр.

Салым ставкалары:

- 4% - физик затлардан алынган керемнәр буенча

- 6% - юридик затлардан алынган керемнәр буенча

Салым чигерүләре:

-  4% ставка белән - керем суммасыннан 1%

- 6% ставка белән - керем суммасыннан 2%

Барлык салым чигерүләре елга 10 000 сумнан артмый.

Салым түләүче салымны айның 25 числосына кадәр түләргә бурычлы.
 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International