Минзәләдә "Машина йөртүчегә теләкләр" акциясе узды

2019 елның 1 феврале, җомга

Халыкның игътибарын юллардагы прблемаларга юнәлтү, юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау максатларында "Машина йөртүчегә теләкләр" акциясе уздырылды.

Башлангыч сыйныф укучылары машина йөртүчеләргә теләкләр әзерләгәннәр, аннары Россия ЭЭМнең Минзәлә районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе, "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ бүлекчәсе, 1 нче урта мәктәп акциягә юл йөрү кагыйдәләрен, тизлек режимын сакларга, җәяүлеләрне уздырып җибәрергә чакырып, акциягә чыктылар. Машина йөртүчеләргә теләкләр, памяткалар, буклетлар тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International