Светлана Анатольевна - "Иң яхшы сыйныф җитәкчесе" конкурсы җиңүчесе

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Светлана Анатольевна Гарипова – шәһәрдәге 2 нче урта мәктәпнең 6 б сыйныфы җитәкчесе - "Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы мәгариф хезмәткәре" һөнәри осталык республика конкурсының муниципаль этабында "Елның иң яхшы сыйныф җитәкчесе" номинациясендә җиңүче булды.

Конкурс ике этапта узды. Конкурсның беренче «Визитка» этабында педагоглар сыйныф җитәкчесе буларак үз тәҗрибәләре, педагогик эшчәнлектә уңышлар һәм казанышлар турында методик материаллар тәкъдим иттеләр, сыйныф коллективын тәрбияләү серләре белән уртаклаштылар.

 Икенче этапта аларга бер юнәлешнең берсе: гражданлык-патриотик тәрбия, хезмәт, экологик һәм мәгълүмати-медия тәрбиясен сайларга кирәк иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International