2018 елда Юртау авыл җирелгендә 14 җир участогы бүлеп бирелгән, шуларның дүртесе - күпбалалы гаиләләргә, икесе - яшь гаиләләргә, бер участок - шәхси ярдәмче хуҗалык өчен, җидесе - мунча, гараж кебек корылмалар төзү өчен. Барлык участокларга да коммуникацияләр (газ, су, электр) уздырылуы шатландыра.
Юртау авыл җирлеге башлыгы Ирек Кадыров узган елгы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады һәм алдагы елда хәл ителәчәк мәсьәләләргә тукталды.
Ул үз чыгышында катнашкан дәүләт программалары турында сөйләде, халыкның көнкүрешен яхшырту өчен башкарылган эшләргә тукталды.