2019 елның 3 июненнән Татарстан Республикасында цифрлы телевидениегә масштаблы күчү көтелә, аның кысаларында аналоглы эфир телетапшырулары сүндереләчәк. Әгәр телевизор экраннарында Беренче, Россия 1, НТВ, 5 Канал янәшәсендә "А" хәрефен күрәсез икән, сез аналоглы телевидение карыйсыз дигән сүз.
Цфирлы форматта 20 бушлай гомумроссия телеканалларын карау мөмкин: Беренче канал, Россия 1, Матч, НТВ, Пятый канал, Россия К, Россия 24, Карусель, ОТР, Рен ТВ, ТВЦ, спас. Домашний, ТВ3, Пятница. Звезда, Мир, ТНТ һәм МУЗ ТВ.
Региональ телеканллар шулай ук аналоглы форматта тапшыруны дәвам итәчәкләр, күпдулкынлы антенна ярдәмендә минзәләлеләр аларны үз телевизорларыннан карый алачаклар.
Цифрлы эфир телевидениесенә күчү кабельле телевидениенең түләүле челтәрләренә тоташкан, IP-телевидениегә, спутниклы телевидениегә, шулай ук экраннарында "А" хәрефе чыга торган эфир тапшырулары абонентларына кагылмый. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында цифрлы эфир телетапшырулары күрсәтә торган зонадан читтә булган 157 торак пункт бар. Алар өчен спутинк телефидениесенең үз операторлары челтәрендә 20 гомум Россия каналларын карау бушлай булачак.