2019 елның 31 гыйнвары, - Әйтик, әгәр дә бакча участогында бу турыда мәгълүматлар күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына кертелгән "торак" билгесе булган бина урнашкан икән, закон буенча бу бина торак йорт дип таныла.
Димәк, бакча җир участокларында урнашкан, мәгълүматлары "торак булмаган" билге белән күчемсез милек реестрына кертелгән һәм хуҗалык корылмалары һәм гараж булмаган барлык биналар закон нигезендә бакча йортлары дип таныла.
-Эш шунда ки, законнарның һәрчак үзгәреп торуына бәйле рәвештә, шул исәптән, "дача амнистиясе" гамәлдә булган чорда, корылмаларга хокуклар төрле атамалар: "яшәү теркәве хокукы булмаган торак төзелеше", "торак корылма", "дача йорты" дип бирелде, - дип аңлатты Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең физик затларның күчемсез милкенә дәүләт теркәве уздыру бүлеге начальнигы Энҗе Мөхәммәтгалиева. -"Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчә бакчачылыгын булдыру турында"гы Федераль закон, билгеле булганча, шушы елның 1 гыйнварыннан көченә керде. Ул бакча участокларында урнашкан, моңа кадәр төзелгән һәм теркәлгән күчемсез милек объектларын системага һәм тәртипкә салырга алына. Мисал өчен, әгәр гражданинның торак корылмага хосусыйлыкка хокукы "дача амнистиясе" тәртибендә, яшәү өчен теркәлү хокукыннан башка теркәлгән икән, агымдагы елның 1 гыйнварыннан мондый торак корылма торак йорт дип таныла.
Энҗе Мөхәммәтгалиева шунысын да өстәде, моңа кадәр бирелгән документларны алыштыру, әлеге документларга үзгәрешләр кертү, Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестры мәгълүматлары таләп ителми.