Минзәләлеләргә пенсия яше алдындагыларның нинди ташламалар алачагын сөйләделәр.

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бу елдан башлап, пенсия яше алдында торучы гражданнар социаль ташламалар ала алачаклар. Пенсия яше алды статусын электрон сервислар аша белеп була.

 Минзәлә районы Клиентлар хезмәтендә гражданнарның яңа ташламалы категориясе - пенсия яше алдындагы затларга (аларга пенсия яшенә кадәр 5 елдан артык булмаган гражданнар керә) күчү чорын исәпләп ташламалар һәм социаль ярдәм чаралары билгеләнә.

-Пенсия яше алдында торучы затлар категориясенә кертү турында белешмә алу өчен Клиентлар хезмәтенә килү зарурлыгы юк, - диделәр клиентлар хезмәтендә. - Тиешле ташламаларны бирүдә катнашучы барлык оешмалар һәм ведомстволар әлеге мәгълүматларны Пенсия фондыннан соратып алалар. Теләге булган гражданнар булган ташламаларга хокуклары турында мәглүмат ала алалар. Моның өчен турыдан-туры яки онлайн-гариза бирергә була.

Законнар нигезендә милек һәм җир салымнарын түләү буенча ташлмалар каралган, еллык диспансеризация, эш белән мәшгульлеккә бәйле ташламалар да бар.

Кайбер кешеләр өчен пенсия яше 2019 елда үзгәрмәсә дә, пенсиягә чыкканчы биш ел алдан пенсия яше алды ташламаларына ия булачаклар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International