Азат Хәмәев Минзәлә район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре белән очрашты

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

"Земский фельдшер" программасы, район үзәк хастханәсенә квалификацияле кадрлар җәлеп итү.

Район кураторы, ТР җир-милек палатасы министры Азат Хәмәев Минзәлә район үзәк хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре белән шушы һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышты.

Чараны район башлыгы Айдар Салахов ачты, ул районның социаль-икътисадый үсеше һәм алда торган планнар турында сөйләде.

Депутат белән очрашуда медиклар шәһәрдә җитештерү булмавына, район авылларына маршрут автобусларының йөрмәвенә, аерым алганда, Урыс авылына, кагылышлы сораулар бирделәр, аларны тормыш сыйфатына кагылышлы мәсьәләләр борчый. Шәһәрдә ТАТТЕЛЕКОМ интернеты начар эшли. Уңайлыклы торак булмау сәбәпле, яшь белгечләр районга килүдән баш тарта. Шулай ук кадрлар мәсьәләсе, районда балаларның аз тууы һәм үлем очракларының күп булуы да беренче планга чыга.

Кадрлар мәсьәләсенә килгәндә, хастаханә җитәкчелеге "Земский фельдшер" программасына зур өметләр баглый. Аның буенча авылга эшкә килгән табибка 1 млн сум, ә фельдшерга 500 мең сум күләмендә түләү каралган.

Наил Мөбәрәкшин, район үзәк хастаханәсенең баш табибы:

- Соңгы еллар эчендә беренче тапкыр Минзәлә район үзәк хастаханәсе бер генә койка-урынны да югалтмады. Әмма безнең район кадрлар белән иң начар тәэмин ителгән биш районның берсе булып тора. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, поликлиника бүлеге буенча комплектлашу 50,8%, ә стационар буенча - 36 % тәшкил итә.

Берничә ай элек безгә "Земский доктор" программасында катнашырга тәкъдим ясадылар. Сәламәтлек саклау министрлыгы участок терапевты һәм гомуми практика табибы вазифаларынаяшҗ белгечләр кабул итү өчен квоталар бүлеп бирде.

. Наиль Азатович2019 елга бурычларны әйтте, шулай ук район үзәк хастаханәсе базасында медицина класслары һәм врач-ординаторлар әзерләү, студентлар практикасы уздыру, яшь белгечләрне сәламәтлек саклау мәсьәләләре белән таныштыру өчен база ачу турында тәкъдимнәрен кертте. Мисалга ул Аксубай хастаханәсен китерде, анда врач-интерннар әзерләү өчен клиник база бар. Югары мәктәпнең дипломлы белгече буларак, ул укытуны үз өстенә алу мөмкинлеге турында белдерде.

Азат Кыям улы бу чарада яңгыраган барлык мәсьәләләрне контрольгә алды.

 

http://menzela.ru/news/tema-dnya/azat-khamaev-vstretilsya-s-rabotnikami-menzelinskoy-tsrb

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International