Коноваловка авыл җирлегендәге җыенны район башлыгы Айдар Салахов алып барды
Коноваловка авыл җирлеге башлыгы Сәрия Билалова авыл җирлегенең узган елдагы социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм алда торган бурычлар турында отчет ясады.
Җирлек территориясендәге 6 авылда 1 меңнән артык кеше яши, өчтән бере – пенсионерлар. Хезмәткә яраклы яшьтәгеләр 600гә якын, шуларның 300дән күбрәге авылдан читтә эшли. Бүгенге көндә 3 фермер хуҗалыгы, 7 шәхси эшмәкәр бар.
Коноваловка авыл җирлеге депутатларының берсе, шәхси эшмәкәр Николай Секунов җирлектәге авылларның киләчәгенә борчылуы турында сөйләде. Җирлектә авыл хуҗалыгы производствосы булдырылса, бу мәсьәлә халыкның эш белән мәшгульлеген тәэмин итү чыганагы булу өстенә, тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга этәргеч бирер иде, диде ул.
http://menzela.ru/news/ken-temasyi/300-dn-artyk-konovalovka-keshese-chitt-eshli