Булачак пенсионерлар белән эш алдан алып барыла
Минзәлә районындагы клиентлар хезмәте тарафыннан гражданнарның пенсия хокукларын тулы күләмдә исәпкә алу, шулай ук пенсия законнары белән билгеләнгәнчә, картлык буенча иминият пенсияләрен билгеләү һәм аларның вакытында түләнүен тәэмин итү максатыннан, 6-9 айдан картлык буенча иминият пенсиясе билгеләүгә хокук алачак Минзәлә районында яшәүче 500 кешенең документлары белән алдан эш алып барыла.
Әлеге эшне уздыру кысаларында, мәгълүматларның тулы булуын ачыклау өчен гражданнарның тапшырган документларына анализ ясала, хезмәт кенәгәсенең дөрес тутырылуы, хезмәт хакы турында белешмәләр һәм башка ачыклаучы белешмәләр тапшыру зарурлыгы туа, иминият пенсияләрен вакытыннан алда билгеләү өчен консультация бирелә.
Вакытыннан алда эш башлау өчен, документларны эш бирүче аша (әгәр дә гражданин эшли торган оешма һәм пенсия фонды арасында электрон мәгълүмати аралашу турында Килешү төзелгән булса) җибәрергә кирәк.
Гражданнарны кабул итү КАТГЫЙ РӘВЕШТӘ пенсиягә чыгар алдыннан 6-9 ай кала алдан язылу аша түбәндәге адрес буенча башкарыла: Ленин урамы, 82А, 5 нче кабинет.
Түбәндәге ысуллар белән кабул ителүгә язылырга була:
- www.pfrf.ru сайтында электрон сервис аша яисә www.gosuslugi.ru дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта (мөрәҗәгать итү темасы: вакытыннан алда (1 айдан да ким булмаган срокта) пенсия билгеләү өчен документлар тапшыру);
- телефоннар: 3-10-33, 074 дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 8-00 - 12-00 сәгатьләрдә һәм 13-10 - 17-00 сәгатьләрдә.
Үзегез белән түбәндәге документлар булырга тиеш:
· паспорт;
· дәүләт пенсия иминиятенең иминият таныклыгы (СНИЛС);
· эш чоры һәм башка эшчәнлек турында, шулай ук иминият стажына кертелә торган башка чор турында документлар (хезмәт кенәгәсе, белешмәләр хәрби билет һ.б.лар),
· балаларның туу турында таныклыклары;
· фамилия үзгәрү турында документлар (никахлашу турында таныклык, аерылышу турында таныклык, ЗАГС белешмәләре һ.б.лар)
· хәрби комиссариаттан контракт буенча хәрби хезмәт узган, хәрби хезмәттә булган ир белән хатынның бергә яшәгән чорын раслаучы белешмә (ире хезмәт иткән чорда эшләмәгән хәрбиләрнең хатыннары өчен).