Татарстан Росреестры «Business FM Казань» радиосында

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

31 гыйнварда, 7.20 сәгатьтә «Business FM Казань» радиосында "Күчемсез милек"программасы чыгачак.  Махсус кунак - Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең физик затларның хокукларына килешү һәм күчүгә дәүләт теркәве бүлеге начальнигы Галина Гончарова.

Анастасия Гизатова алып барачак интервью барышында Татарстан Росреестры вәкиле күчемсез милек сатып алганда кирәк булачак практик советлар бирәчәк. Болардан тыш, Галина Гончарова мошенниклар кул сузуыннан саклау өчен күчемсез милек хуҗаларына нинди гамәлләр кылырга кирәклеге турында сөйләячәк.

Тапшыру кабаттан 9.20, 11.20, 13.20, 15.20 һәм 18.15 сәгатьләрдә чыгачак . Радио 93.5 FM дулкынында эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International