"Ныклы гаилә" проекты кысаларында Минзәлә район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Анна Куприяноваһәм иске Маҗын авыл җирлеге башлыгы Эльверт Шәймәрданов Холодный Ключ авылында гомер итүче Шимановскийлар гаиләсен юбилейлары белән тәбрик иттеләр. Бу көннәрдә аларның бергә яшәүләренә 55 ел тулган.
Анна Петровна юбилярларга район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырды.
-Сез үз балаларыгыз һәм оныкларыгыз өчен генә түгел, авыл, район халкы өчен үрнәк булып торасыз. Озак еллар буе никахны саклап калу һәркемгә дә бирелмәгән. Дус һәм тату яшәгез, районыбызда шундый ныклы гаиләләр булу белән без горурланабыз, - диде Анна Куприянова.
Әйтергә кирәк. Рудик Петрович һәм Надежда Михайловна бик тыйнак кешеләр, әмма ачык йөзле, шат күңеллеләр. Кунакчыл хуҗалар мул табын артында үз тормышларын бәян иттеләр.
Нужно сказать, что супруги Рудик Петрович и Надежда Михайловна - люди очень скромные, однако открытые и веселые. Гостеприимные хозяева ждали нас за накрытым столом, и за чашечкой чая изумрудные юбиляры рассказал нам о себе.
-Без болында таныштык, -гаилә башлыгы Рудик Петрович сөйләвен шулай дип башлады. - Без болынга печән чабарга йөри идек. Ә Надежда пешекче иде. Зифа буйлы бу матур кызны мин бик тиз күреп алдым. Ул ашарга пешерә, ә мин аның янында бөтереләм. Шулай очраша башладык. Ул күрше авылда яши, мин шунда җәяүләп барам. Ара якын түгел, сигез чакрымга якын, аннары велосипед белән бара башладым. Ярты елдан соң мин аңа тәкъдим ясадым. Яңа елга туй иттек. Ике көн - бер көн бездә, икенче көн - кәләш өендә бәйрәм иттек. Аның өстендәге көрән төстәге, ак якалы күлмәкне бүгенгедәй хәтерлим. Бүгенге кәләшләрдәге кебек затлы туй күлмәкләре юк иде бит ул чакта.
. Надежда Михайловна, тормыш иптәше:
-Ярты гасырдан артык бергә яшәү бәхет тә, шул ук вакытта зур хезмәт тә. Тормышта төрле чаклар була. Кайчак дәшми калырга, тавыш чыкмасын дип, юл куярга туры килә. Әмма без бер-беребезне хөрмәт итеп, әлбәттә, яратып яшәдек. Без бай да, ярлы да яшәмәдек. Өч бала тәрбияләп үстердек. Өлкән кызыбыз - Яр Чаллыда, уртанчысы - Минзәләдә, кечкенә улыбыз Свердлау өлкәсе Камышлов шәһәрендә гомер итәләр. Контракт буенча хезмәттән соң ул шунда яшәп калды. Безнең алты оныгыбыз, бер оныкчыгыбыз бар. Без бик бәхетле, гаиләбез дус, нык. Тормыш юлымда шундый кеше чоравына мин Ходайга рәхмәтле.
.. . .