Җәмгыятькә файдалы кешеләр кирәк

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

Педагогия көллиятендә узган җыенны алып барган Минзәлә район башлыгы Айдар Салахов, төп басымны тәрбия темасына  ясады. Җыенда балалар бакчалары мөдирләре, мәктәп, уку йортлары директорлары, студентлар катнашты.

Җыен барышында төп игътибарны телләр өйрәнүгә, тормыш иминлеге нигезләренә (аеруча юл хәрәкәте кагыйдәләренә), физик культура белән шөгыльләнүгә бирү зарурлыгы хакында искәртелде. Милли традицияләрне саклауга юнәлтелгән дәресләрнең өстенлекле булуы хакында да әйтелде.

Район башлыгы Айдар Салахов белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре каршында торган бурычларны санап китеп, болай диде:

- Белем алу өчен дә, теге яки бу юнәлештә шөгыльләнү өчен дә барлык шартлар тудырылган. Балаларның укудан буш вакытларын ни рәвешле уздыруын җитди контрольдә тотарга кирәк. Кулны пульста тотарга кирәк, яшьләр тормышы һәрьяклап контрольдә булырга тиеш.

Җыен барышында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Ягафаров шәһәрне төзекләндерү буенча үзара салым акчаларына башкарылган эшләр турында исәп тотты.

Участок уполномоченные Георгий Буятов үз чыгышында шәһәрдәге оператив хәл белән таныштырды, мошенниклык очракларының булып торуын билгеләп үтте, аферистлар гамәлләреннән зыян күрмәс өчен уяу булырга чакырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International