Минзәләнең яшь башкаручылары "Беренче адымнар" фестивалендә катнаштылар

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

Фестиваль иҗатта беренче адымнарын ясаучы сәләтле балалар өчен уздырыла. Катнашучылар саны буенча зур күләмле чарада музыка укытучысы Әлфия Кузина җитәкчелегендәге 2 нче урта мәктәп укучылары да катнашты. "Беренче адымнар" яшь башкаручыларның XII Ачык республика фестиваль-конкурсы Яр Чаллының балалар һәм яшьләр иҗаты Шәһәр сараенда узды.

   Конкурс яшь башкаручыларны ачу һәм аларга ярдәм итү, сәнгатьне танып белә, иҗади идеяләр һәм практик тәҗрибә алышу өчен уздырыла. Гала-концерт һәм фестиваль-конкурс җиңүчеләрен котлау 9 февральдә узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International