29 гыйнварда ТНВ телеканалында Татарстан Росреестры катнашында татар телендә "Манзара" иртәнге мәгълүмати-танып белү тапшыруы чыгачак.
Әлеге тапшыру кысаларында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең күчемсез милеккә электрон рәвештә дәүләт теркәве уздыру бүлеге начальнигы Илсия Казакова милек хуҗаларына һәм потенциаль сатып алучыларга күчемсез милек объектлары белән мошенниклык гамәлләреннән сакланырга ярдәм итәрлек рекомендацияләр бирәчәк.
"ТНВ" каналында "Манзара" тапшыруын 6.10 сәгатьтә карагыз. Тапшыруның кабаттан чыгарылышын "ТНВ-Планета" спутниклы телевизион каналда, 16.10 сәгатьтә карый аласыз.