"Мәктәптәге белемнән - фәнни эзләнүләргә"

2019 елның 26 гыйнвары, шимбә

Мәктәп укучыларында экологик әхлак һәм культура формалаштыру максатларында, 25 гыйнвар көнне Алабуга шәһәрендә "Мәктәптәге белемнән - фәнни эзләнүләргә" сәләтле балалар өчен республикакүләм фәнни-практик конференциясе узды.

Тантаналы ачылу вакытында кунаклар һәм жюри әгъзалары тәкъдим ителде. Традиция буенча конференция эшендә "Түбән Кама" милли паркы хезмәткәрләре актив катнашты. Конференция эше "Кеше экологиясе", "Үсемлекләр һәм хайваннар экологиясе", "Территорияләрне экологик тикшерү" тематик секцияләре буенча оештырылды. Фәнни-практик конференцияләрдә катнашып, укучылар тикшеренү эше күнекмәләрен алалар, экологияне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә нигезләнгән йомгаклау ясарга өйрәнәләр, табигатьне саклау буенча актив эшчәнлектә тәҗрибә туплыйлар, туган якның тарихын һәм табигатен өйрәнәләр. Эшләрне тикшерү барышында жюри катнашучыларны "Тикшеренү тирәнлеге өчен", "Эшкә иҗади якын килгән өчен", "Тикшеренүнең актуальлеге өчен" дипломнары белән бүләкләде.

Минзәлә районыннан 2 нче урта мәктәп укучылары Оля һәм Юля Бокаревалар катнашты (укытучылар Петрова С.С., Зиязиева Р.Р.) һәм сәләтле балалар республикакүләм фәнни-практик конференция дипломантлары булдылар.


.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International