Бикбауда беренче фермер эшчәнлеген башлады

2019 елның 26 гыйнвары, шимбә

Бикбау авыл җирлегендә фермер Рөстәм Шәрифуллин теплица төзеп, экологик чиста яшелчә, җиләк-җимеш үстерергә хыяллана.

Узган ел ул ферма кысасын пленка белән тартып, кыяр һәм помидор үстереп караган. Бүгенге көндә 1 гектар җире рәсмиләштерелгән, иртә язда ягарга утыннар ташып, ярып, өеп куелган. Рөстәм Зәйтүн улы хәзер теплица каркасын ремонтлау белән мәшгуль. Алга таба планнары зурдан.

–Шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыкларын үстерү буенча хөкүмәтебез программаларын халыкка җиткерү һәм җирлегебездә КФХ ачу буенча алдагы елларда юнәлешле эш алып барырга планлаштырабыз, диде авыл җирлеге башлыгы Люзия Мәрдәмшина.

http://menzela.ru/news/yanalyklar-yomgagy/bikbauda-berenche-fermer-eshchnlegen-bashlady

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International