Аю авылында яшәүчеләр урам юллары төзекләндерелүен көтәләр

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Аю авыл җирлеге составына алты авыл керә: Аю, Маткауш, Степановка, Дыреевка, Дружба, Урта Ружевка авыллары керә.

Авыллар эчендәге юлларның озынлыгы 13,7 км тәшкил итә, шуларның фәкать 0,4 километры гына асфаль-бетон өслекле, вак таш-гравийлы юллар 2 км. Авыллар арасындагы юллар озынлыгы 8,4 км. Җәйге чорда Аю авылының Центральная һәм Речная урамнарына ком-гравий катнашмасы салынган. Шулай ук Дружба авылында Костин урамында “ямочный” ремонт башкарылган.

2019 елда Аю авылында Центральная урамына программа буенча вак таш-ком катнашмасы салу планлаштырыла.

Юллар торышы авыл халкының үзәгенә үткән проблема булуы бәхәссез. Шуңа күрә дә җыенда Аю авылындагы урам юлларының торышына  карата сораулар күп булды. Җыенны алып барган район башкарма комитеты Камил Нәҗмиев бу проблемадан чыгу юлы бар, без шушы мәсьәлә буенча сөйләшүләр алып барабыз, диде.

Җыенда күтәрелгән башка мәсьәләләр хакында тулырак “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының алдагы санында танышырга мөмкин.

Сан

Аю авыл җирлеге территориясендә 688 кеше яши, шуларның хезмәткә яраклылары – 293. Шулардан 28е авыл хуҗалыгында , 40 кеше бюджет өлкәсендә хезмәт куя. Авылдан читтә эшләүчеләр 76 кеше.

http://menzela.ru/news/ken-temasyi/ayu-avylynda-yashchelr-uram-yullary-tzeklnderelen-ktlr

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International