Росреестрның дәүләт хезмәтләре порталында гаризаларны һәм рәсми үтенечләрне бирү мөмкинлеге тормышка ашырылды

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Бүгенге көндә Росреестрның дәүләт хезмәтләре Порталында - www.rosreestr.ru  гаризаларны һәм рәсми үтенечләрне бирү мөмкинлеге тормышка ашырылды:

- төп характеристикалар турында күчермә һәм күчемсез милек объектына теркәлгән хокуклар турында күчермә рәвешендә күчемсез милеккә Бердәм дәүләт реестры (ЕГРН) мәгълүматларын сорату;

- күчемсез милек объектына кадастр бәясе турында Бердәм дәүләт реестры (ЕГРН) мәгълүматларын сорату;

-аерым затларның булган күчемсез милек объектларына хокуклар турында күчермә рәвешендә Бердәм дәүләт реестры (ЕГРН) мәгълүматларын сорату;

- күчемсезмилек объектларына хокукларның күчүе турында Бердәм дәүләт реестры (ЕГРН) мәгълүматларын сорату;

- хокукны билгеләүче документлар булу турында Бердәм дәүләт реестры (ЕГРН) мәгълүматларын сорату;

- территориянең кадастр планы рәвешендә Бердәм дәүләт реестры (ЕГРН) мәгълүматларын сорату;

- хокукларга дәүләт теркәве турында гариза;

-дәүләт кадастры турында гариза.

Күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең бәясен 8 (800) 100-34-34 телефоны аша белергә була.


Тагын шуңа игътибар итәбез, бүгенге көндә "Росреестр ФКП" Татарстан Республикасы буенча ФДБУ филиалы бүгенге көндә түбәндәге хезмәтләр тәкъдим итә:

 

- "Росреестр ФКП" Татарстан Республикасы буенча ФДБУ үәгендә расланган электрон цифрлы имза алу;

- күчемсез милек объектларына кадастр учеты белән бәйле лекцияләр һәм семинарлар уздыру;

- гади язмача формада килешү проектларын әзерләү буенча хезмәтләр күрсәтү;

-гади язмача формада килешү төзү өчен документлар пакеты составы буенча консультацияләр бирү;

-суд органнарына шикаять таләпләрен формалаштыру буенча консультацияләр бирү;

Тулырак мәгълүмат белән kadastr . tatarstan .ru сайтында, шулай ук:

юридик хезмәтләр: +7 (843) 533-11-45, 533-10-75;
Консультацион хезмәтләр, шулай ук лекцияләр, семинарлар: +7 (843) 533-10-48 телефоннары аша танышырга була

 
"Росреестр ФКП" ФБДУ Татарстан Республикасы филиалы.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International