ТР Дәүләт алкоголь инспекциясеның 2018 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар буенча утырыш узды.
Минзәләлеләр утырыш эшендә видеоконференция режимында катнашты. Ул тәмамланганнан соң урында сөйләшүне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Гатина дәвам итте. Ул Минзәлә районының Татарстанда җитештерелгән алкоголь продукциясен сату буенча планны үтәмәвен билгеләп үтте. Ә бу исә үз чиратында республика бүлеп бирә торган акчаларның кимүенә китерә.
Әйтик, узган елларда алкоголь продукциясен сатудан кергән акциз акчаларына Әтрәкле һәм Бикбау авылларында мәдәният йортлары төзелде, ә 2018 елда Иске Матвеевка авылында клуб ремонтланды. Республика җитештерүчеләренең сыра һәм сыра эчемлекләрен сатуга килгәндә, безнең район планны 100 процентка үтәгән.
Әтрәкле, Югары Тәкермән, Иркәнәш, Хуҗәмәт, Наратлы Кичү. Николаевка, Коноваловка, Яңа Мәлкән, Иске Матвеевка авыл җирлекләре 5%лы бусага белән читтән китерелгән аракы сатуны арттырганнар. Шәһәрдә читтән китерелгән аракы бары тик гипермаркетларда гына сатыла.
Акцент: 2018 елда Минзәлә районында суррогат белән агулануның 6 очрагы теркәлгән (шәһәрдә - 4. калганнары - авылларда), шуларның икесе үлем белән тәмамланган. 2017 елда исә 6 агулану булып, шуларның бишесе үлемгә китергән иде.