Изыскательләр урамындагы 1/11 нче йортта капремонт бара

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Район башлыгы Айдар Салахов төзелеш барган һәм капиталь ремонт үткәрелүче объектлардагы эш барышы белән танышканда капиталь ремонт баручы Изыскательләр урамындагы 1/11 йортында да булды.

Районда күпкатлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 10 елдан бирле тормышка ашырылып килә.

Быел шәһәрдә 4 күпкатлы йортта капиталь ремонт башкарылачак. Болар – Изыскательләр урамындагы 1/11, 1/15, 1/17, 2/3 нче йортлар.Подрядчы оешма эшчеләре (“Минзәлә”ПМКсы) түбә  ябу белән мәшгуль.

–Түбә ябуны тизләтергә һәм төгәлләргә кирәк, –дигән бурыч куелды подрядчыга.

Шушы йорт буенча өлкән кеше район һәм шәһәр җитәкчелегенә әлеге йортта яшәүчеләрнең үтенечләрен җиткерде. Әлеге йортта яшәүчеләр нәрсәгә борчылалар? Аларның үтенече ничек канәгатьләндереләчәк? Капремонт программасына кергән йортларда нинди эшләр башкарылачак?

Бу хакта тулырак “Минзәлә”-”Мензеля” газетасының алдагы саннарында  тулырак таныша аласыз.

Безнең өстәмә

Узган ел әлеге программа буенча 7 күпкатлы йорт ремонтланды (бишесе –шәһәрдә, икесе –авылларда). 22 млн сумнан артык эшләр башкарылды.

http://menzela.ru/news/ken-temasyi/izyskatellr-uramyndagy-111-nche-yortta-kapremont-bara

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International