"Законнарны белү ни өчен кирәк?"

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

"Үзебезне һәм дөньяны яклыйк" хокукый агарту, хокукый грамоталылыкны һәм балигъ булмаганнарның хокукый аңын үстерү программасы кысаларында, Минзәлә халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Наталия Кудряшова тарафыннан закон белән конфликты булган социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаганнар җелән занятие уздырылды.

Занятие ситуатив практикум элементлары белән лекцион-мәгълүмати семинар формасында узды. анда мораль һәм юридик җаваплылык төшенчәләрен аңлаттылар. Үсмерләр "Сезнең җаваплылык хисе" исемле тест үттеләр, балигъ булмаганнар административ һәм җинаять җаваплылыгына тартылырлык кайбер ситуацияләрне тикшерделәр, 

Занятие ахырында үсмерләр кайбер нәтиҗәләр ясадылар: нинди генә тормыш ситуациясе булмасын, үзеңне лаеклы, гадел тотарга, законнарны хөрмәт итәргә кирәк.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International