Минзәләдә ел башы.
Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Минзәлә муниципаль районында чаралар комплексы уздырды.
Бүлек хезмәткәрләре 2017 елның 25 сентябрендә кабул ителгән ТР МКның "Татарстан Республикасы дәүләт муниципаль оешмалары тарафыннан сатып алына торган азык-төлек товарларына максималь бәяләрне формалаштыру турында"гы №715 Карары нигезендә Минзәлә шәһәренең "Магнит" һәм "Пятерочка" кибетләрендә продукция бәяләренә мониторинг уздырылды.
"Магнит" кибетендә кибет җитәкчесе һәм хезмәткәрләре белән консультация эше уздырдылар, кайбер төр товарларны сату кагыйдәләре буенча төгәл җаваплар алынды. Азык-төлек товарларының кимчелекләре ачыкланганда , сатып алучыларны товар бәясенә карата алдау белән бәйле сораулар туганда кулланучыларның хокуклары турында мәсьәлә күтәрелде.
Шәһәр кибетләрендәге ("Тандер" АҖнең "Магнит" кибете, "Агроторг" ҖЧҖнең "Пятерочка" кибете, ШЭ Саттарова Э.М.нең "Для Вас" кибете) социаль әһәмияткә ия булган туклану продуктларына сатылуга куелган социаль әһәмияткә ия булган туклану продуктлары исемлегенә кергән барлык ассортиментта бәяләрнең күтәрелүе күзәтелми.
Минзәлә базарында дежур тору оештырылды, белгечләр район эшмәкәрләре һәм кулланучылар белән аралаштылар.
Мондый урынга чыгып тикшерүләр Яр Чаллы территориаль органы белгечләре тарафыннан ай саен уздырыла. Шулай ук теләүчеләр кулланучы базары өлкәсендә килеп туган барлык сораулар белән кайнар телефон элемтәсенә мөрәҗәгать итә алалар: 8(8552)71-43-03.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы.